Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г. З. Габдрахманованың дәүләт архив хезмәтенең 100-еллыгы уңаеннан котлавы

2018 елның 1 июне, җомга

Хөрмәтле Татарстан архивчылары!

1918 елның 1 июнендә бердәм үзәкләштерелгән идарә итү системасы рәвешендәге архив тармагы булдыруына юл ачкан “РСФСРда архив эшенең реорганизациясе һәм үзәкләштерүе турында” декрет имзаланды. Бүгенге көндә тарихи хәтерне саклауда архивларның роле бәхәссез. Татарстан Республикасының Архив фонды республиканың тарихи-мәдәни, мәгълүмати һәм интеллектуаль хәзинәсенең мөһим өлеше булып тора. Архив документлары күпсанлы тикшеренүчеләрне җәлеп итә, аларны гражданнарны социаль яклау максатыннан киң кулланалар. Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән дәүләт һәм муниципаль архивларның матди-техник базасы сизелерлек дәрәҗәдә яхшырды, алдынгы архив технологияләре кертелде, республика архивларының  бердәм мәгълүмати киңлеккә интеграция процессы бара.

Хөрмәтле коллегалар! Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты исеменнән сезне архив хезмәтенең 100-еллык юбилее белән котлыйм. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, бетмәс-төкәнмәс иҗади куәт һәм нәтиҗәле эш телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International