Татарстан архивчылары Малайзия Милли архивында стажировка үттеләр

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

2018 елның 2 июленнән 6 июленә кадәр чит илләр тәҗрибәсен өйрәнү максаты белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г. З. Габдрахманова җитәкчелегендә республика архивчылары Малайзия Милли архивында (Куала-Лумпур шәһәрендә) стажировка үттеләр. Татарстан делегациясен Малайзия Милли архивы генераль директоры Датук Газыйми Габделгазиз кабул итте. Стажировка барышында республика архивчылары документларны туплау һәм исәпкә алу, реставрацияләү һәм төпләү, цифралаштыру һәм популярлаштыру буенча лекцияләр тыңладылар. Архивчылар Малайзия Милли архивының лабораториясендә, архив саклагычында, уку һәм күргәзмә залларында булдылар.

Стажировка нәтиҗәләре буенча Татарстан архивчылары сертификатлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International