2018 елның 11 июлендә Түбән Кама шәһәрендә Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитетының коллегиясе узды. Коллегия утырышында тармакның актуаль проблемалары каралды.
Коллегиянең пленар өлешенә кадәр республиканың муниципаль район башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм муниципаль архивлар хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәре архивы һәм күп функцияле үзәк эше белән таныштылар.
Коллегия Түбән Кама шәһәрендә юкка гына үткәрелмәде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л. Р. Фазлыева әйтүенчә, Түбән Кама шәһәре архив бүлеге алга киткән муниципаль архивларның берсе. Түбән Кама районы архивы капиталь ремонттан соң ачылды. Узган елны муниципаль архивларны ремонтлау республика программасы буенча 22 бина ремонтланды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л. Р. Фазлыева билгеләп үткәнчә, республикада муниципаль архивлар тарихында беренче тапкыр масштаблы капиталь ремонт бара. Л. Р. Фазлыева башкарма комитет җитәкчеләренә даими рәвештә уз районнары архивлары эшләрен контрольдә тотарга, проблемаларын хәл итүдә ярдәм итәргә тәкъдим итте.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г. З. Габдрахманова коллегиянең пленар өлешендә төп доклад белән чыгыш ясады. Г. З. Габдрахманова үзенең чыгышында тармакның актуаль проблемалары турында сөйләде. Проблемаларның берсе – кадрлар җитмәү. Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Түбән Кама, Чистай, Тукай районнары архив бүлекләренә һәм Яр Чаллы шәһәре Эш-хезмәт документлары архивына күп мөрәҗәгатьләр килә.
“Муниципаль архивларның барысында да диярлек кадрлар кытлыгы сизелә. Бер өлеш архивлар 8-10 ел дәвамында функционалларында каралган бурычларны зур авырлык белән үтиләр, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г. З. Габдрахманова. – Бүгенге көндә штатта каралган 99 кеше урынына 141 кеше кирәк. Архивлар өстенә йөкләнгән бурычларны нәтиҗәле үтәү максатыннан штат санын арттыру мөмкинлеген карарга, шул исәптән гражданлык-хокукый килешүләр нигезендә хезмәткәрләр җәлеп итәргә, шулай ук бу мәсьәләне урыннарда халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белән хәл итәргә сорыйбыз”.
Тагын бер актуаль проблема – 1990-2000 нче елларда ябылган предприятиеләрнең эш-хезмәт документлары архивларда булмау. Шул предприятиеләрдә эшләгән татарстанлылар хәзер үзләренең эш стажларын һәм хезмәт хакларының күләмен раслый алмыйлар, димәк, лаеклы пенсия ала алмыйлар.
“Ябылган оешмаларның үз вакытында тапшырылмаган документларын эзләү элеккечә актуаль мәсьәлә. Статистика буенча 2007 елдан алып 2017 елга кадәр Татарстан Республикасында 3500 оешма ябылган. Белүебезчә шуларның 1500 дән артыгы архивларга документларын тапшырмаганнар”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г. З. Габдрахманова.
Чыгышының ахырында Г. З. Габдрахманова архив ул туры мәгънәдә “архив” түгел, ә республика тарихы, тарихыбызны исә киләчәк буыннарга төгәл итеп җиткерергә кирәклеген ассызыклады.
Кукмара һәм Югары Ослан архив бүлекләре хезмәткәрләре туган як тарихы турындагы документларны популярлаштыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Коллегия ахырында муниципаль архивларының хезмәткәрләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.