«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ комплектлау чыганаклары белән методик эш

2024 елның 27 августы, сишәмбе

2024 елның 22 августында «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУдә (алга таба - ТР Дәүләт архивы) архив эше мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу оештырылды.

Эшлекле очрашуда катнаштылар: «Л.Я. Карпов исемендәге химия заводы» АҖ - АХО башлыгы Дождева Т.М; «Түбән Кама техник углерод заводы» АҖ - ООПДиКИ белгече - Халиков М.А.; «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖ - архивариус Ю.Г. Зеленова; «ТАНЕКО» АҖ - ООПДиКИ белгече Халикова М.А.; «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» АҖ  - өлкән инспектор О.С. Гаврилова; «Иннополис» махсус икътисадый зонасы» АҖ - контроль һәм эш башкару бүлеге баш белгече Н.Г. Арабова; АО «Сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона» АҖ - канцелярия модуле һәм АГТ белгече М.М.Закирова; «КАМАЗ» ГАҖ - гомуми бүлек башлыгы И.В. Плотникова; «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ – ДО эксперты А.Д. Шәфигуллин һәм архивист А.Ф. Холохонова; «Түбән Кама шина» ГАҖ – архив мөдире А. А. Никитина; В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ «Татнефтегазпереработка» идарәсе –  – архивариус О. Б. Гыйльманова; «Элита» Баш нәсел предприятиесе» АҖ – әйдәп баручы бухгалтер Г.М. Мөбәрәкҗанова; «Әлмәт дәүләт нефть институты» ЮББ ДБМУ – кадрлар бүлеге башлыгы урынбасары Л.М. Азизова; «Аммоний» АҖ - архивариус А.В. Старых.

Чараны уздыруның максаты - ТР Архив эше буенча дәүләт архивының эш процессы, документлар әйләнешен системалаштыруда комплектлау чыганаклары белән танышу, Татарстан Республикасының Бердәм архив мәгълүмат системасында (ТР БАМС) эшләргә өйрәтү, архив документларын туплау һәм аларны ТР Дәүләт архивына даими саклауга вакытында тапшыру.

Чара барышында  директор Горохов С.Н. һәм аның урынбасары Т.М.Кондратова ТР Дәүләт архивы буенча экскурсия үткәрделәр. 

Татарстан Республикасы архив фондын булдыру бүлегенең баш архивисты А.А. Нурисламова ТР БАМСта эшләү мөмкинлекләре турында презентация тәкъдим итте.

Эшлекле очрашу барышында шулай ук директор урынбасары Т.М. Кондратова оешмада локаль актлар: архив һәм эксперт комиссиясе турында нигезләмәләр проектлары, регламентацияләр нигезендә эш башкару буенча кулланмалар эшләү буенча барлыкка килгән сорауларга тулы җаваплар бирде. Эшләр номенклатурасын төзү, кыйммәтләргә экспертиза ясау һәм даими саклана торган документларны, фәнни-техник документацияне тәртипкә салу, фәнни-белешмә аппаратын төзү буенча тәкъдимнәр яңгырады.

Татарстан Республикасы Архив фондын комплектлау чыганаклары белән үзара хезмәттәшлек итү һәм мондый чаралар уздыру алга таба да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International