Архив: вакыт, вакыйгалар, шәхесләр. Татарстан Республикасында Россия дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган күргәзмәләр үткәрелә

2018 елның 20 июле, җомга

Арча шәһәрендә Россия дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган “Архив: вакыт, вакыйгалар, шәхесләр” исемле күргәзмә үтә.

Экспозициядә Арча муниципаль районы тарихы һәм күренекле шәхесләре турында документлар тәкъдим ителә. Алар арасында Р. Ю. Конофееваның кызылармеец кенәгәсе, 1927 ел өчен гражданнарның гомуми җыелышлар беркетмәләре, “Труд” артеле хезмәткәрләренә 1945 елның гыйнвар-июнь айлары өчен хезмәт хакы исәпләү ведомостьләре, “Яңа тормыш” (1939 ел өчен) һәм “Коммунизмга” (1962 ел өчен) газеталары төпләмәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International