Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегендә Россия дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган чара үтте

2018 елның 20 июле, җомга

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегендә “Әгәр дә хат сөйли алса иде...” исемле чара үтте. Чарада районның башкарма комитеты хезмәткәрләре, педагогия хезмәте ветераны К. А. Марюхова, 2 нче номерлы һәм Ким урта мәктәпләренең “Спас эзтабарлары” сменасында булган укучылар катнаштылар.  

Әлеге чара архив хезмәткәрләре тарафыннан Надежда Константиновна Крупскаяның Спас педагогия училищесына язган хаты табылуы уңаеннан үткәрелде.

Чара вакытында архив хезмәткәрләре шулай ук архив эшчәнлеге, иске документларның һәм китапларның әһәмияте турында сөйләделәр. Туган якны өйрәнүчеләр үзләренең эзләнү-тикшеренү эшләрендә архивта булган барлык материаллардан файдалана алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International