Татарстан Республикасының муниципаль архивларында аеруча кыйммәтле документларны ачыклау һәм сайлап алу буенча эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясе эшли

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясе республиканың муниципаль район башкарма комитетлары архив бүлекләрендә сакланучы аеруча кыйммәтле документларны ачыклау һәм сайлап алу буенча утырышлар үткәрә.

Документларның кыйммәтлелеген ачыклаганнан соң эксперт комиссиясе әгъзалары архив документларын саклау һәм исәпкә алу буенча методик семинарлар үткәрәләр.

Аеруча кыйммәтле документларны ачыклау эшендә Татарстан Республикасының барлык муниципаль архивлары катнаша. Бүген утырыш Арча шәһәрендә үтте, 2018 елның 25 июлендә Әлмәт шәһәрендә үтәчәк, 2018 елның 30 июлендә – Яр Чаллы шәһәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International