Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы архив бүлеге, “Волжская новь” газетасы редакциясе белән берлектә, “Иң иске документ” конкурсын үткәрде. Район халкыннан конкурска йөздән артык иске документ һәм фотография тәкъдим ителде.
Иң олы бүләк Югары Осланда яшәүче Виктор Марфинга тапшырылды. Ул конкурска Бөек Ватан сугышына кадәрге һәм сугыш чоры фотография, ачык хат һәм документларын тәкъдим иткән иде. Иң иске фото 1890 елга карый. Аңарга Виктор Евгеньевич бабасының әтисе – елгада йөзүче капитан Александр Васильевич Марфин төшкән.
“Иң эксклюзив документ” номинациясендә Түбән Осланда яшәүче Нина Морозенкова җиңде. Ул Түбән Ослан һәм Ключищи авыллары кешеләре турында фотодокуменлар тәкъдим итте.
Нариман авылында яшәүче Равил Шәфигуллин тамашачылар мәхәббәте бүләген алды. Аның гаиләсендә 73 ел буена 1945 елның 10 маенда чыккан “Правда” газетасы сакланды.
Югары Осланның иң өлкән яшьтәге кешесе Ольга Лазарева конкурска кызыклы документлар тәкъдим итеп кенә калмады, аларның бер өлешен архивка бүләк тә итте. Ул “Иң өлкән яшьтәге катнашучы” дигән махсус бүләк белән бүләкләнде.
Конкурс нәтиҗәләренә йомгак ясаганнан соң Югары Ослан муниципаль архивы хезмәткәрләре “Документка – яңа гомер” акциясен игълан иттеләр. Ел дәвамында район халкының документлары кабул ителеп цифраланачаклар һәм тарихи документларның яңа күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәкләр.