Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитетында «Сикәлтәле юл» документаль фильмының премьерасы үтте. Тасманың сценариен Казан драматургы һәм публицисты Рабит Батулла, режиссер Леонид Славин, оператор Хәйдәр Миндубаев язганнар. Фильмда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының беренче режиссерларыннан булган Гомәр Исмәгыйлевнең (1907-1983) тормышы һәм эшчәнлеге тасвирлана.
Гомәр Исмәгыйлев озын һәм вакыйгаларга бай гомер кичергән булса да, бу шәхес турында мәгълүмат бик аз. Шуңа күрә фильмның иҗади төркеме Татарстан Республикасы Дәүләт архивына мөрәҗәгать итте. Архив хезмәткәрләре Г. Исмәгыйлевкә караган документларны фондлардан табып бирделәр.
“Километрлап кино хроникасын карап чыктык, ел буена архив документларын өйрәндек. Гаять күп эш эшләнде. Бик зур рәхмәт сезгә. Ярдәмегез белән Гомәр Исмәгыйлев тормышы турында бик күп кызыклы фактлар һәм материаллар таптык”, - диде фильмның режиссеры Леонид Славин.