Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтында Татарстан архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган виртуаль күргәзмә ачылды. Түбән Кама муниципаль архивы хезмәткәрләре районда архив бүлеге турындагы документларны тәкъдим итә. Биредә архив хезмәте 1965 елда оештырыла, 1966 елда исә шәһәр архивы ачыла (моңарчы документлар Яр Чаллы шәһәрендә сакланганнар). Виртуаль экспозициядә ул вакытта эшләгән архив хезмәткәрләре фотолары, 100 елдан артык төзелгән метрик кенәгәләр, Минзәлә өяз идарәсе биргән белешмә урнаштырылды.