Зәй шәһәре тарихы архив документларында

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы башкарма комитеты сайтына “Зәй шәһәре тарихы архив документларында” виртуаль күргәзмәсе урнаштырылды. Күргәзмәне муниципаль архив хезмәткәрләре әзерләде.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән төп документлардан берсе – Зәй районының оештырылуы турында ВКП (б) Татарстан өлкә комитеты һәм Татарстан АССР Үзәк Башкарма Комитеты 1935 елның 10 февралендәге карары. Экспозициядәге документлар арасында 1935 елның 12 мартында үткән район башкарма комитеты Президиумы утырышы беркетмәсе дә бар. Көн тәртибенә язгы чәчүгә хәзерлек, машина-трактор станцияләре оештыру, авыл советларын май заводларына беркетү, казна йортларының түбәләрен ремонтлау. Күргәзмәдә шулай ук Зәй су электростанциясе һәм Зәй шикәр заводы төзү, Зәй посёлогын Зәй шәһәре итеп үзгәртү турында документлар урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International