2018 елның 17 нче августында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында:
Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм муниципаль архивларның оешма-чыганакларының – Татарстан Республикасы финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы тарифлар буенча дәүләт комитеты, Республика клиник хастаханәсе, АҖ "Вакууммаш", муниципаль район авыл җирлекләре Совет һәм Башкарма комитетлары һәм башка оешмаларның эш номенклатуралары, архив һәм эксперт комиссияләре кагыйдәләре, документларны хисапка алу исемлекләре каралды.