Зәй муниципаль архивында “Бөек Ватан сугышы чорында Зәй” күргәзмәсе ачылды

2018 елның 17 августы, җомга

Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты архив бүлегендә “Бөек Ватан сугышы чорында Зәй” күргәзмәсе ачылды.

Беренче экскурсияне архив хезмәткәрләре Зәй шәһәренең ишегалды лагерьлары балалары өчен үткәрделәр.

Экспозициядә зәйлеләрнең сугыш елларындагы катлаулы тормышлары турында документлар куелган. Мәсәлән, Хезмәт ияләре депутатлары Зәй район Советы президиумының 1942 елның 23 апрелендә үткән утырышы беркетмәсендә хатын-кызларны Кызыл Армиянең фронт частьларында һәм тылның элемтәне тәэмин итү пунктларында хезмәткә мобилизацияләү мәсьәләсе каралган. Икенче бер документтан күренгәнчә, утырыштан дүрт көн үткәч бу хезмәткә 6 хатын-кыз кандидатурасы сайлап алынган була. Фронт тирәсендәге төбәкләрдән эвакуацияләнгәннән соң Зәй районында урнаштырылганнарның исемлекләре дә сакланып калган.

Депутатлар район Советының 1945 елның 7 августындагы беркетмәсеннән күренгәнчә, районда балалар бакчасы ачу, бүлеп биреләчәк икмәк нормалары, стахановчылар хәрәкәтен җәелдерү турында карарлар кабул ителә. Архив бүлеге фондларында районда ул вакытның хезмәт алдынгылары турында да документлар саклана.

Балаларны туган як тарихы белән таныштырганнан соң, аларга архив эшчәнлеге турында сөйләделәр, архивтагы җиһазларны һәм документлар саклана торган бүлмәне күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International