Зәй муниципаль архивы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы елларында эвакуация турында күргәзмә оештырдылар

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты архив бүлеге туган якны өйрәнү музеенда “Бөек Ватан сугышы елларында фронт тирәсеннән эвакуацияләнгән гражданнар” күргәзмәсе үтте.

Беренчеләрдән булып күргәзмә белән ятим калган балалар танышты.

Күргәзмәдә архив бүлеге тарафыннан сугыш чоры документлары куелды. Алар арасында фронт тирәсеннән эвакуацияләнгән гражданнарның исемлекләре, эвакуацияләнгән комсомолканың үзен укытучы эшенә җибәрүне сорап язган гаризасы, Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе урынбасары Закир Тинчуринның “Вахитов” пароходыннан 200 баланы районга илтүне оештыру турында 1941 елның 12 ноябрендәге телеграммасы, эвакуацияләнгәннәрнең шикаять һәм гаризалары бар.

Сугыш елларында Зәй районына бер меңнән артык кеше эвакуацияләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International