Татарстан Республикасы Спасск муниципаль районы архив бүлегендә “Спас эзтабарлары” профиль сменасыннан туган төбәкне яшь өйрәнүчеләр, архив уку залының даими файдаланучылары, район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре җыелды.
Район архив бүлеге җитәкчесе Г.З. Җиһангирова архив буенча экскурсия үткәрде, документларның саклану шартлары белән таныштырды. Кунакларны Куйбышев педагогия училищесы фондлары белән таныштырдылар. Бу – республиканың иң иске һәм бай тарихлы уку йортларыннан берсе. Муниципаль архив фондарында Н.К. Крупскаяның Спасск педагогия техникумы укучыларына язган хаты саклана. 1929 елда бу уку йортына Крупская исеме бирелә.
Педагогия техникумы каршында колхоз яшьләре мәктәбе, комсомол һәм профсоюз оешмалары, төрле түгәрәкләр эшләп килде. Укучылар “Коллективный” исемле кулъязма журнал чыгарганнар. 1923 елда аның актив авторларыннан берсе студент Н. И. Перепелица була. 1930 нчы елларда ул “Колхозный путь” газетасын җитәкли. “Спасск эзтабарлары” һәм чараның кунаклары газета сәхифәләре ярдәме белән ул чорга сәяхәт ясадылар.
Балалар шулай ук авыл Советларының хуҗалык дәфтәрләре белән таныштылар. Аларда теге яки бу авыл Советына караган гаиләләрнең әгъзалары һәм милекләре теркәлгән.
Чараны йомгаклап балаларны фотога төшерделәр. Алардан һәрберсе таныклык алачак. Архивта алынган мәгълүмат исә яшь эзтабарларның имтихан биремнәренә кертеләчәк.