Татарстан архивчылары Норвегия Милли архивында стажировка үттеләр

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт архивы мөдире урынбасары, Татарстан дәүләт архивының баш белгече һәм Архив комитетының әйдәп баручы консультатыннан торган өч кешелек делегация 2018 елның 20 августыннан 24 августына кадәр Норвегия Милли архивында кыска вакытлы стажировка үтте.

Стажировка барышында Татарстан архивчылары “Норвегия Милли архивы стратегиясе”, “Яңарту һәм архив сакланышына тапшыру ModArk проекты”, “Документларны стандартлаштыру һәм җәмәгатьчелек файдаланышына тәкъдим итү NoArk 5 проекты” темаларына лекцияләр тыңладылар, “түгәрәк өстәл” янында норвегияле коллегалары белән электрон документларны кабул итү, саклау һәм сакланышларын тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Татарстан архивчылары шулай ук Норвегия Милли архивының документлары сакланучы биналарында һәм уку залларынды булып, норвегиялеләрнең документлар сакланышын тәэмин итү һәм архивлардан файдаланучыларга хезмәт күрсәтү юнәлешләрендәге тәҗрибәләрен өйрәнделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International