Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының оешуына 100 еллыгын әзерләү һәм бәйрәм итү буенча оештыру комитеты утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов алып барды.
Утырыш башланганчы оештыру комитеты әгъзалары Татарстан дәүләт архивы хезмәткәрләре әзерләгән күргәзмәне карадылар. Архивчылар күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Мулланур Вахитовка багышланган документларны тәкъдим иттеләр. Татарстан дәүләт архивында М. Вахитовның тормышына һәм эшчәнлегенә караган шактый чыганаклар саклана, алар арасында уникаль танылган документлар да бар.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановны һәм Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиевне күргәзмәдә куелган документлар белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г.З. Габдрахманова, Татарстан дәүләт архивы мөдире урынбасары И.Ф. Шәфыйков һәм архивның күргәзмәләр оештыру һәм документларны нәшер итү бүлеге җитәкчесе Г.Н. Фәезова таныштырдылар.