Дәүләт архивына КПСС Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Табиевның шәхси документлары тапшырылды

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

2018 елның 4 сентябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында Табиевларның гаилә архивын тапшыру тантанасы узды. Легендар дәүләт эшлеклесенең улы Искәндәр Табиев «Бүләк итү көне» акциясе кысаларында архивка 800дән артык документ тапшырды. Тапшырылган документлар арасында гаилә фоторәсемнәре, Фикрәт Табиев язган китаплар, чыгышлары һәм башка документлар бар.

1960-1979 елларда Фикрәт Табиев КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре вазыйфасын башкара. Аның җитәкчелегендә Түбән Кама шәһәренә нигез салынды, “КАМАЗ”, Нижнекамскнефтехим”, “Казаньоргсинтез” һәм башка бик күп сәнәгать оешмалары төзелде.

“Архив фондын Фикрәт Табиевның шәхси документлары белән тулыландыру – күптәнге хыялыбыз, - диде Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова. - Фикрәт Табиев бик катлаулы вакытта җитәкчелек итте. Ул республикабызның икътисадына яңа юнәлеш бирә алды. Аның нефть һәм нефть химиясе сәнәгате һәм машина төзелеше үсешендәге роле бәяләп бетергесез. Фикрәт Әхмәтҗан улы үз тирәсендә көчле команда туплый белде”.

Искәндәр Табиев архив фондына әтисенең СССР хөкүмәт әгъзалары, республика предприятиеләре коллективлары һәм гаиләсе белән, университетта укыган вакытта төшкән фоторәсемнәре, «КАМАЗ»дан фотоальбом, Әфганстандагы илче таныклыгы, чыгышларын, мактау грамоталарын һәм дөнья матбугат басмаларын тапшырды. Искәндәр Табиев документларны архивка тапшыруына шат булуын белдерде. “Аларны өйдә саклау җиңел түгел. Документлар коллекциясе Казанда, Мәскәүдә һәм Әфганстанда эшләгән вакытта төшерелгән фоторәсемнәрдән тора, - диде Искәндәр Табиев. - Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка әтине республикада хөрмәт иткән өчен, һәйкәлләр куйган өчен рәхмәтемне белдерәм”.

Очрашуны йомгаклап Гөлнара Габдрахманова Искәндәр Табиевка бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International