Бүген Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында «Аяз Таһир Төркестан Идел-Урал» фонды рәисе Түләй Дуран белән очрашу булды. Очрашуда татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның документларын саклау һәм тапшыру мәсьәләләре турында җылы һәм дустанә фикер алышу булды.