Татарстан Республикасы архив эшләре белгечләре «Дәүләт һәм муниципаль архивларның күп функцияле үзәкләр белән үзара хезмәттәшлеге: хәзерге хәле һәм үсеш перспективалары” дигән темага Пенза шәһәрендә оештырылган «түгәрәк өстәл»дә катнаштылар.

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 11 сентябрендә  Татарстан Республикасы архив эшләре белгечләре «Дәүләт һәм муниципаль архивларның күп функцияле үзәкләр белән үзара хезмәттәшлеге: хәзерге хәле һәм үсеш перспективалары» дигән темага Пенза шәһәрендә оештырылган  «түгәрәк өстәл»дә  катнаштылар.

Анда «Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы муниципаль берәмлеге архивы»  муниципаль казна учреждениесе  начальнигы  З.Г. Зиннәтуллина доклад белән чыкты.  Аның чыгышын «түгәрәк өстәл»дәгеләр зур игътибар белән тыңлап, алкышларга күмделәр.

Пенза өлкәсе хөкүмәте рәисе урынбасары Олег Васильевич  Ягов Татарстан Республикасы архив хезмәтенең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте һәм  «түгәрәк өстәл»дә катнашучыларга  Татарстан архивчыларының эш тәҗрибәсен  өйрәнергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International