Татарстан Республикасы архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган архивчылар һәм музей хезмәткәрләре I Мирасиадасы узды

2018 елның 14 сентябре, җомга

Буа шәһәрендә Татарстан Республикасы архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган архивчылар һәм музей хезмәткәрләре I Мирасиадасы узды.

Спорт ярышларына республиканың 37 районыннан 185 язма һәм мәдәни мирас сакчысы килгән иде. Ярышларда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, муниципаль архивлар, Татарстан Республикасы Милли музее, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музее хезмәткәрләре, район туган якны өйрәнү музейлары хезмәткәрләре катнашты.

Спорт ярышларында катнашучыларны Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров сәламләде. Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова спорт ярышларын уздыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен Буа районы башлыгына һәм башкарма комитет хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдерде. Ярышлар спортның 6 төрендә узды: катнаш эстафета, дартс, йөзү, бадминтон, футбол эстафетасы һәм канат тарту.

Иң күп медальләрне Татарстан музейлары командалары алды:

-     катнаш эстафетада: музейлар командасы 1 һәм 2 урыннар, архивчылар өченче урынны алды;

-     дартс буенча: 1 һәм 3 урыннар – музейлар командалары, икенче – архивчылар;

-     бадминтон буенча: 1 һәм 2 урыннарны музей һәм архивчылар бүлеште;

-     йөзү буенча: 1 урын - музейлар командасы, 2 һәм 3 урыннар архивчылар;

-     футбол (эстафета) буенча: 1 һәм 3 урыннар – архивчылар, 2 – музей командасы;

-     бау тарту буенча: 1 урын  -архивчылар, 2 һәм 3 урыннар -музейлар командалары.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова чараны йомгаклап, киләсе елда Мирасиадада башка оешма вәкилләре дә катнашыр дигән өмет белдерде. Бу спорт ярышы, һичшиксез, традициягә әвереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International