Шагыйрь һәм язучы Абдулла Алишнең тууына 110 ел тулуга багышланган интернет-күргәзмә әзерләнде

2018 елның 14 сентябре, җомга

“Татарстан Республикасы архивлары” порталына шагыйрь һәм язучы Абдулла Алиш (Алишев Габдуллаҗан Габделбари улы) тууына 110 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы документлар тәкъдим ителә. Алар арасында Абдулла Алиш тууы турында метрик язма, таныклык, Татарстан совет язучылары берлегенең балалар әдәбияты секциясе бюросына гариза, фоторәсемнәр һәм башка документлар бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International