Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең утырышы узды

2018 елның 14 сентябре, җомга

2018 елның 14 нче сентябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында:

- Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм муниципаль архивларның оешма-чыганакларының – Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасының Федераль казначылык идарәсе,  Республика клиник хастаханәсе, муниципаль район авыл җирлекләре Совет һәм Башкарма комитетлары һәм башка оешмаларның эш номенклатуралары, архив һәм эксперт комиссияләре кагыйдәләре, документларны хисапка алу исемлекләре;

- әдәбият тәнкыйтчесе Н.Г. Гыйззәтуллинның шәхси документларын хисапка алу исемлеге, И.Г. Камалның фотооткрыткалар коллекциясе каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International