Архивка экскурсиягә

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы һәм Россия дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегендә икътисад һәм бухгалтер исәбе бүлегенең «Буа ветеринария техникумы» дәүләт һөнәри белем бирү учреждениесе студентларына экскурсия үткәрелде һәм күргәзмә күрсәтелде.

Студентларга Буа муниципаль районының архив бүлеге нинди әһәмияткә ия булуы турында, аның ничек эшләве, анда нинди документлар саклануы турында сөйләделәр. Балалар архив фонды документларын саклау, туплау, исәпкә алу һәм куллану кагыйдәләре һәм район тарихына багышланган материаллар белән таныштылар. Алар хәтта “эшләп тә алдылар” – Татарстан Республикасы Буа районындагы Пенсия фонды идарәсеннән килгән мөрәҗәгатьне дә үти алдылар. Кунаклар куелган бурычны үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International