2018 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында булачак архивчылар өчен экскурсия узды.
Казан төзелеш көллиятендә республика архивлары өчен кадрлар әзерли башладылар. «Идарәне документлар белән тәэмин итү һәм архив белеме» белгечлеге буенча 40 кеше укый.
Студентларны оешмаларда архив эшен оештырырга һәм алып барырга (документларны кабул итергә, теркәргә, системалаштырырга, исәпкә алырга), документларның белешмә-эзләү системасын төзергә, документларны архив сакланышына тапшыру өчен әзерләргә, документларның сакланышын тәэмин итәргә өйрәтәчәкләр.
Хәзер аларда һөнәри предметларны өйрәнү циклы башлана. Булачак архивчыларны эшкә яхшырак әзерләү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре җәлеп ителә. Дәресләрнең бер өлеше, уку һәм җитештерү практикасы Татарстан Республикасы Дәүләт архивында – киләчәктә көллиятне тәмамлаучыларның эш урынында үткәреләчәк.
Студентлар мәгълүмат үзәгендә, уку залында, төрле юнәлештәге хезмәткәрләрнең эш кабинетларында, шулай ук архивның иң изге урынында – документларны саклау бүлмәләрендә һәм лабораториядә булдылар. Лабораториядә документларны реставрациялиләр һәм цифралаштыралар.
Лабораториядә студентларга документларны һәм видеоматериалларны цифралаштыру буенча уникаль җиһазларның эшен күрсәттеләр. Бүген документларны цифралаштыру процессы ике минутка якын вакытны ала, элек бу процесска бер сәгатьтән артык вакыт сарыф ителә иде.