Габдулла Тукай Әдәби музеенда “Татар бистәсендә хәмер: эчкечелек белән көрәш” темасына багышланган «Тарихи бранч» тарихи клубының чираттагы утырышы узды.
"Тарихи бранч» - клуб-лекция проекты, анда профессиональ тарихчылар һәм һәвәскәрләр очраша. Утырыш XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында татар җәмгыятендә эчкечелек һәм хәмер эчемлекләре культурасына багышланган иде. Хәзерге заман мифлары һәм чынбарлыгы турында фикер алыштылар һәм проблемага замандашлар күзлегеннән карадылар. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт архивының фәнни тикшеренүләр һәм нәшер итү буенча директор урынбасары Илдар Шәфиков һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының Архив документларын гыйльми файдалану һәм халыкара элемтәләр бүлеге мөдире Ильяс Мөстәкыймов үткәрде.