Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында шәҗәрә төзү буенча мастер-класс узды. Гаилә парлары өчен дәресне Татарстан Республикасы Дәүләт архивының фәнни тикшеренүләр һәм нәшер итү буенча директор урынбасары И. Ф. Шәфиков үткәрде. И. Ф. Шәфиков гаиләнең генеалогик агачын торгызуның нигезләре турында сөйләде һәм метрика кенәгәләренең күчермәләрен күрсәтте.
Татарстан Республикасы Дәүләт архивы тарафыннан кешенең гражданлык хәле (туу, никахлашу, үлү) турында (Казан губернасы, Татарстан АССР һәм 1922 елга кадәр Татарстан Республикасы чикләрендә) мөрәҗәгатьләр үтәлә. 1922 елдан соң гражданлык хәле турында мөрәҗәгатьләр гражданлык хәле актларын теркәү урыны буенча Гражданлык хәле актларын теркәү органнары тарафыннан башкарыла яки Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе мөрәҗәгать итәргә була.
Моннан тыш, архив тарафыннан аерым кешенең, бер яки берничә гаилә әгъзаларында туганлык җепләре һәм биографиясе турында мәгълүмат бирү үтенече белән мөрәҗәгать итүләр буенча тематик-биографик мөрәҗәгатьләр үтәлә.
Гаилә тарихын үзебезгә дә өйрәнергә була. Моның өчен паспорт белән Дәүләт архивына килергә һәм уку залына язылырга кирәк. Ләкин метрика кенәгәләренең оригиналларын кулга бирмиләр – аларны бары тик компьютер артына утырып цифралаштырылган күчермәсен генә өйрәнергә була. Моның өчен күпме вакыт кирәклеге - кулланучының әзерлегеннән тора: барлык чыганаклар да кулдан язылган диярлек, мөселман метрика кенәгәләре – гарәп графикасы нигезендә иске татар телендә, православия метрика кенәгәләрен өйрәнү өчен шулай ук 17-19 гасырлардагы рус теле графикасы һәм орфографиясе үзенчәлекләрен белергә кирәк.