2018 елның 25 сентябрендә Азнакай шәһәре “8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең 6 нчы сыйныф укучыларына Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегендә экскурсия үткәрелде. Балаларга архив тарихы турында сөйләделәр, архивның иң борынгы документларын күрсәттеләр, Азнакай шәһәрендә яшәүче, халык мәгарифе отличнигы Х. Ф. Фәсхетдинованың шәхси документлары күргәзмәсе оештырдылар. Шулай ук укучыларны әби-бабалары турында документлар кызыксындырды. Балаларга кызыксындырган документлар белән шәхсән танышу мөмкинлеге бирелде.