2018 елның 25 сентябрендә Буа шәһәре “1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең 6 сыйныф укучылары район архив бүлегендә экскурсиядә булдылар.
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге буенча экскурсияне Л. Р. Сәмерханова үткәрде. Балаларга 47 меңнән артык эш урнашкан архивсаклагычны күрсәттеләр. Л. Р. Сәмерханова фондның ничек формалашуы һәм кирәкле документны ничек табып булуы турында сөйләде.
Экскурсия вакытында укучылар район архив бүлегенең тарихы, аның ничек эшләве һәм җәмгыять өчен нинди әһәмияткә ия булуы белән таныштылар.