Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге хезмәткәрләре район мәгариф бүлеге белән берлектә Татарстан Республикасы архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган класс сәгатьләре һәм экскурсияләр үткәрәләр.
Архивта озак дәвалануга мохтаҗ булган балалар өчен шифаханә тибындагы дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, “Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының Болгар Санатор мәктәп-интернаты”, “П. А. Карпов исемендәге Болгар кадетлар интернат-мәктәбе”, “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 1 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең һәм “2 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең укучылары экскурсиядә булды.
Мәктәп укучыларына Татарстан Республикасы һәм Спас районы архив хезмәтенең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, архив буенча экскурсия үткәрделәр. Укучылар кыйммәтле документлар белән таныштылар: Н. К. Крупская исемендәге Куйбышев педагогия училищесы фонды, 1929 елның 13 гыйнварында язылган Н. К. Крупскаяның Спас педагогия техникумына аның исеме бирүгә ризалык белдергән хаты. “Колхоз юлы” газетасының типография нөсхәләре фонды (1930 елдан) һәм районда кызыл эзтабарлар түгәрәген оештыручы Ольга Ильинична Монстакованың (1922-1997) шәхси фонды укучыларны бик кызыксындырды. Фондта бөтен ил пионерларыннан Ольга Ильиничнага язган хатлар тәкъдим ителә.