Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты “Минем шәҗәрәм” конкурсларын үткәрә

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Минем шәҗәрәм" республика балалар-яшүсмерләр генеалогик тикшеренүләр конкурсы һәм «Минем шәҗәрәм» республика генеалогик тикшеренүләр конкурсы үткәрә.

Конкурсларның максаты – гаиләне ныгытуга ярдәм итү, балалар һәм яшьләрнең үз гаиләсе тарихын өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру, гаилә шәҗәрәсе төзү традицияләрен торгызу.

Конкурсларның бурычлары - гаилә тарихының ил һәм туган як тарихына бәйләнешен өйрәнеп балаларның һәм яшьләрнең патриотик тәрбияләренә ярдәм итү; буыннар арасындагы гаилә традицияләрен һәм туганлык мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итү; тарихи-нәсел тикшеренүләрнең традицияләрен саклап калу һәм үстерү; архив материаллары белән эшләүгә, туган якны өйрәнүгә, тарихи һәм матур әдәбиятны укуга җәлеп итү.

Конкурслар 2018 елның 1 октябреннән 25 октябренә кадәр үткәрелә.

Конкурслар турында нигезләмәләр Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты сайтының «Эшчәнлек» бүлегенең «Грантлар, архив конкурслары» бүлекчәсендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International