Татарстан Республикасы һәм Россия дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы архив бүлегендә “Каратун урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең 7 нче сыйныф укучыларына экскурсия үткәрелде.
Архив бүлеге җитәкчесе Алсу Идиятова укучыларны архив эшчәнлеге белән таныштырды. Балалар документаль байлыкның сакланышы белән таныштылар, архивта сакланучы иң иске документларны карадылар. Укучыларны Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Бари Гарифулла улы Гарифуллинның шәхси фонды бик кызыксындырды.