Татарстан Республикасында Россиядә ирекле ярдәмче (волонтер) елы уңаеннан агачлар утыртылды. Табигать саклау акциясендә 20 мең артык кеше катнашты - Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре, республика архивчылары һәм башкалар.
Волонтерлар 300 гектардан артык территорияне яшелләндерделәр. Архивчылар агач утырткан җирдә - Питрәч районының Иске Шигали авылында - 40 мең ылыслы агач утыртылды.