Архивта ачык ишекләр көне

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Кукмара муниципаль архивында “3 номерлы Кукмара урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары булдылар.

Экскурсия барышында балалар район архивының тарихы, архивта эшләү үзенчәлекләре белән таныштылар. Укучылар кырыктан артык эш саклана торган архивсаклагычта экскурсиядә булдылар. Балаларга архивның функцияләре, анда сакланучы документлар турында һәм күп документ төпләме арасында кирәклесен таба алу мөмкинлеге турында сөйләделәр. Экскурсия архив документларын күрсәтү белән үрелеп барды. Укучылар документаль байлыкның сакланышы белән таныштылар, аларны архивта сакланучы “Большевик” газетасының 1939-1945 елгы нөсхәләре, Кукмара районының күренекле гражданнарының шәхси документлары, фотодокументлар кызыксындырды. Балалар 13 яшендә фронтка киткән Камил Фаяз улы Шакиров турында зур кызыксыну белән тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International