Азнакай районы архивчылары һәм укытучылары туган як тарихы буенча дәресләр үткәрәләр

2018 елның 19 октябре, җомга

Муниципаль районнарның архив бүлекләрендә мәктәп укучылары белән дәресләр үткәрү дәвам итә.

 “Азнакай шәһәре 5 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең 9 Б сыйныф укучылары һәм “3 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең 8 А сыйныф укучылары Азнакай районы архив бүлегендә экскурсиядә булдылар. Архив бүлеге җитәкчесе Венера Вәлиева укучыларны Азнакай районы архивының тарихы, эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырды.

Укучылар архивсаклагычында булдылар, борынгы документларның нинди шартларда саклануын һәм хәзерге вакытта аларны ничек куллануларын күрделәр. Балалар архивта сакланучы “Коммуна”, “Заря”, “Маяк” газеталарының беренче нөсхәләре белән таныштылар. Шулай ук укучыларга архив документларын саклау өчен кулланыла торган тартмаларны җыю буенча мастер-класс үткәрделәр. Балалар көзге каникуллар вакытында архив хезмәткәрләренә ярдәм итергә теләк белдерделәр. Кайберәүләр хәтта үзләренең әби-бабалары турында мәгълүмат таба алдылар. Алсу Мирсәетова үзенең бабасы Самат Мирсәетовның хезмәт эшчәнлеге турында документлар тапты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International