Татарстан республикасының тарих укытучыларына мәктәп дәресләрендә архив документларын кулланырга киңәш итәләр

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

2018 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында, «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты" өстәмә һөнәри белем бирүче дәүләт автоном белем бирү учреждениесендә квалификация күтәрү курслары кысаларында, республика мәктәпләренең тарих укытучылары өчен экскурсия үткәрелде.

Дәүләт архивы директорының беренче урынбасары Р. Р. Сибгатуллина укытучыларны архивның тарихы һәм структурасы белән таныштырды. Укытучылар архивның уку залында, мәгълүмат үзәгендә, архивсаклагычларында, тузган документларны реставрацияләү һәм яңа җайланмаларда төрле чорлардагы документларны цифралаштыру лабораториясендә булдылар. Архив хезмәткәрләре шулай ук архив фондлары турында сөйләделәр, архив документларының төрлелеген күрсәттеләр һәм укытучыларга тарих дәресләрен үткәргәндә архив документларын кулланырга киңәш иттеләр.

Хәзерге вакытта республиканың күп кенә районнарында һәм шәһәрләрендә архивчылар һәм укытучыларның уртак эше алып барыла - туган як тарихы буенча сыйныф сәгатьләре һәм квестлар уздырыла. “Яшь архивчы мәктәбе” проекты кысаларында гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары фәнни-тикшеренү эшләрен республика архивлары документларына нигезләнеп башкаралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International