Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов Казан шәһәренә эш сәфәре кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында булды.
Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына булган эш визиты кысаларында Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов килде. Министрлыкта ул Урман хуҗалыгы музее экспозициясе белән танышты. Андрей Артизовны Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Татарстан Республиксаының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова озата йөрде.
Музейда Равил Кузюров Татарстанның урман хуҗалыгы торышы һәм тармак белгечләре алдында торган бурычлар турында мәгълүмат җиткерде. Ул урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча уздырыла торган эшләр һәм Татарстан урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары эшчәнлеге юнәлешләре турында сөйләде.
Шулай ук килгән кунаклар архив эшен мәгълүматлаштыру мөмкинлекләре турында да фикер алышты. Исегезгә төшерик, быел Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы архивына “Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивына документларын тапшыручы коммерция оешмасы булмаган оешманың һәм җәмәгать хакимияте органының иң яхшы архивы” конкурсында беренче урын бирелде. Гөлнара Габдрахманова билгеләп узганча, министрлык архивы бүләкне лаеклы алган.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча.