Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов Ленин исемендәге мәдәният сараенда урнашкан «Гасырлар буе дәвам иткән тарих" күргәзмәсен карадылар. Күргәзмә Татарстан Республикасы дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган иде.
Фотокүргәзмәдә сирәк фоторәсемнәр һәм чын архив раритетлары тәкъдим ителгән. Алар арасында – Олуг Мөхәммәд ханның 1428 елда төрек солтанына язган хаты, колхозларга җир тапшыру актлары (1936 ел) һәм башкалар бар.
Моннан тыш залда Россия һәм Татарстан Республикасының уникаль документлары реестрларына кертелгән документлар урнаштырылган электрон китап куелды. Ул китапка Иван IV нең Зөя Богородица монастыре архимандриты Германга ярлыкаш грамотасының, Муса Җәлил автобиографиясенең, Габдулла Тукай шигыренең копияләре һ.б. урнаштырылган.