Татарстан Республикасы Дәүләт архивына Россия төбәкләреннән коллегалар килде

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Төмән өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Хабаровск крае архив хезмәтләре вәкилләре Татарстан Республикасы Дәүләт архивында булдылар.

Беренче чиратта кунакларны яңа архив саклагычның җиһазландырылуы кызыксындырды. Экскурсияне Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова үткәрде. Документларны саклау системасындагы төп яңалыклар йөк күтәрүче механизмы булган мансард стеллажларыннан һәм томан халәтенә китерелгән су белән янгын сүндерүче системасыннан гыйбарәт.

Кунакларга документларны тузаннан чистартучы заманча җиһазларның эшен күрсәттеләр.

Гөлнара Габдрахманова республикадагы һәм илнең башка төбәкләрендәге оешмаларда белән архив эзләү һәм электрон хезмәттәшлек системасында инновацион эшләнмәләрне тәкъдим итте.

«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесенең эшенең үзенчәлекләре турында кунакларга директор вазыйфаларын башкаручы Римма Сибгатуллина сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International