Республика конкурсларында җиңеп чыккан Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм муниципаль архивларның оешма-чыганакларына грантлар бирү турында килешүгә кул куелды

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм муниципаль архивларның оешма-чыганакларына грантлар бирү турында килешүгә кул куелды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л. Р. Фазлыева катнашты.

“Конкурс Татарстан хөкүмәте химаясендә үткәрелде. Ул Татарстан Президенты тарафыннан яклау тапты, чөнки бу бик мөһим сорау – архивларда безнең тарихыбыз тупланган. Ә республика архив фонды Россия Федерациясендә иң зурлардан санала, анда 7,5 миллионнан артык документ саклана”, – диде Л. Р. Фазлыева.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г. З. Габдрахманова үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, мондый конкурслар оешма-чыганакларның үсешенә булышлык күрсәтү һәм стимуллаштыру өчен ярдәм итә. Шуңа күрә төрле оешмаларга безнең архивларның оешма-чыганаклары булырга тәкъдим итәбез. Мондый бүләкләү фонды белән конкурслар ел саен үткәреләчәк.

Ике конкурста Татарстан Дәүләт архивы һәм муниципаль архивларның 22 комплектлаштыру чыганаклары: министрлыклар, оешмалар, хастаханәләр, җир һәм милек мөнәсәбәтләре буенча палаталар, авыл җирлеге башкарма комитетлары, коммерция оешмалары катнашты.

“Дәүләт (муниципаль) архивның оешма-чыганагы булган һәм җәмәгать хакимияте органының иң яхшы архивы” конкурсында җиңүчеләр:

1 нче урын – Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министрлыгы (бүләк – 1 млн сумга сертификат);

2 нче урын – Татарстан Республикасы сәләмәтлек саклау министрлыгының республика клиник хастаханәсе (бүләк – 750 мең сумга сертификат);

3 нче урын – Буа үзәк район хастаханәсе (бүләк – 500 мең сумга сертификат).

“Дәүләт (муниципаль) архивның оешма-чыганагы булган коммерция оешмасының иң яхшы архивы” конкурсында җиңүчеләр:

1 нче урын – “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте (буләк – 1 млн сумга сертификат);

2 нче урын – Татарстан медицина техникасы һәм фармациясе дәүләт оешмасы (бүләк – 750 млн сумга сертификат);

3 нче урын – “Татхимфармпрепаратлар” акционерлык җәмгыяте (бүләк – 500 мең сумга сертификат).

Килешүгә Татарстан Республикасы архив эше буенча дәүләт комитеты ягыннан рәис Г. З. Габдрахманова, җиңүчеләр ягыннан: ТР урман хуҗалыгы министры Р. А. Кузюров, Республика клиник хастаханәсе баш табибы Р. Ф. Шәвәлиев, Буа үзәк район хастаханәсе баш табибы Р. А. Самерханов, ОАО “Сетевая компания”нең генераль директоры урынбасары В. В. Чернов, Татарстан медицина техникасы һәм формациясе дәүләт оешмасы генераль директоры О. З. Әкбәров, “Татхимфармпрепаратлар” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Т. Ш. Ханнанов кул куйдылар.

Килешүгә кул куйганнан соң оешмаларның һәм муниципаль районнарның архив бүлекләре җитәкчеләре белән “Татарстан Республикасында оешма һәм предприятие архивларының эшен оештыру” дигән темага киңәшмә үткәрелде.

Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты белгечләре оешма архивлары эшчәнлегенең закончалылык һәм норматив базасы, шулай ук эш номенклатурасы турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International