Архив тармагы хезмәткәрләре өчен яңа гарантияләр һәм ташламалар

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты белән Россия Федерациясенең дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәри берлеге Татарстан Республика комитеты арасында 2019-2021 елларга тармак килешүе имзаланды.

Килешүгә Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең бөтенроссия һөнәр берлегенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Ольга Калашникова һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова кул куйдылар.

Тармак килешүе архив хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү шартлары, гарантияләр, компенсация һәм ташламалар билгели. Әлеге документта яңа гарантияләр барлыкка килде. Әйтик, диспансеризация үткән көнне хезмәткәр язма гариза буенча хезмәт хакын саклау белән тулы бер эш көненә туры килгән вакытка эштән азат ителә ала.

Моннан тыш, килешү нигезендә архив хезмәткәрләре Россия һәм Татарстан Республикасы профсоюз шифаханәләренә юлламалар сатып ала һәм шулай ук 50 мең сумга кадәр процентсыз акчалата займнар ала алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International