Россия һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архив хезмәтенең 100-еллыгына багышланган чаралар кысаларында 2018 елның 21 ноябрендә В. И. Ленин исемендәге мәдәният йортында «Россия халыкларының тәңгәллеген саклау һәм архивлар» темасына коуч-сессия узды. Чарада йөздән артык кеше катнашты: галимнәр, татар иҗтимагый оешмалар вәкилләре, Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләр архивчылары. Коуч-сессиянең төп модераторлары - Россия журналисты, алып баручы һәм җәмәгать эшлеклесе Максим Шевченко һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу буенча республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова.
Әлеге чараның максаты - татар диаспорасының бүгенгесе һәм киләчәге контекстында проблемалар турында фикер алышу. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде: тәңгәллекне саклау чыганагы буларак язма һәм телдән мирас; архив документлары цифрлы дөньяда; киләчәк архивлары: нәрсә сакларга кирәк.
Коуч-сессиядә катнашучылар милли тәңгәллекне саклауда документаль мирасның әһәмиятен билгеләделәр, татар диаспоралары вәкилләрен документларны Татарстан Дәүләт архивына активрак тапшырырга чакырдылар, диаспоралар барлыкка килү тарихы буенча чыганакларны өйрәнү кирәклеген ассызыкладылар. Киләчәк өчен мәгълүматны саклау буенча тәкъдимнәр белән Швециядә атом-төш калдыкларын эшкәртү буенча компания архивлары җитәкчесе Анастасия Петтерссон чыгыш ясады. Удмуртия Республикасы Хөкүмәте каршындагы Архив эшләре комитеты рәисе Наталья Тойкина архив эшендә мәгълүмати технологияләрне куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. Коуч-сессиядә катнашучылар Татарстанда яшәүче халык һәм татар диаспорасы турында ролик карадылар (http://arhiv.tatarstan.ru/rus/videoreportazhi.htm/video/4562227.htm). Ролик Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан әзерләнде.
Коуч-сессия Татьяна Ларионова сүзләре белән тәмамланды: Архивлар - ул безнең илнең һәм ата-бабаларыбызның үткәне турында уникаль мәгълүмат саклау урыны. Хәтерне югалтудан, тамырларны онытудан да куркынычрак нәрсә юк - ул аерым кеше өчен дә, бөтен халык өчен дә куркыныч. Менә ни өчен ХХ гасырның 20 нче еллар башында яңгыраган «Архивларны саклагыз!» дигән чакыру бүген дә шулай ук актуаль".