Федераль архив агентлыгы җитәкчесе А. Н. Артизов Казан федераль университетында булды

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

Федераль архив агентлыгы (Росархив) җитәкчесе Андрей Артизов Казан федераль университетында булды. Росархив җитәкчесен Казан федераль университетының беренче проректоры Рияз Минзарипов һәм Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов каршы алды.

Андрей Артизов этнография, тарих музейларында, 7нче аудиториядә, Император залында, Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтында булды һәм Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә кыйммәтле документлар белән танышты. Росархив җитәкчесе шулай укКазан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты һәм Казан төзелеш колледжы студентлары белән очрашты.

Студентлар алдында чыгыш ясаганда, Андрей Артизов архив тармагының эш принциплары турында сөйләде, Россия архивларының ил вузлары белән актив хезмәттәшлек итүен билгеләп үтте. Мәсәлән, Казан федераль университеты һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты берничә уртак фәнни һәм мәгариф проект башкаралар. Ә киләсе елга Казан федераль университеты архив хезмәте өчен кадрлар әзерли башлый: университетта «Документ һәм архив белеме» дигән яңа факультет ачыла.

Студентларның грант оту мөмкинлеге барлыкка киләчәк - Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты конкурс әзерли. Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова билгеләп үткәнчә, бер шарт бар: архив документларын өйрәнүче студентлар гына конкурста катнаша ала. Андрей Артизов ассызыклаганча, илдә бу яңа инициатива, башка төбәкләр Татарстаннан үрнәк алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International