Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты фәнни-тикшеренү эшләр конкурсы үткәрә.
Конкурсның максаты – фәнни-тикшеренү эшне алып баручы затларга ярдәм итү, татар халкының тарихын һәм документаль мирасын саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру.
Конкурс 2018 елның 3 декабреннән 2019 елның 1 сентябренә кадәр үткәрелә. Ике этаптан тора.
Тулырак мәгълүмат һәм конкурс турында нигезләмә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының рәсми сайтының “Эшчәнлек” бүлегенең “Грантлар, архив конкурслары” бүлекчәсенә урнаштырылган (http://arhiv.tatarstan.ru/rus/archivdoc.htm).