2018 елның 3-7 декабрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г. З. Габдрахманова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы архивчылары делегациясе эш визиты белән Төркия Республикасы Эчке эшләр министрлыгының халыкны һәм гражданлыкны исәпкә алу эшләре буенча генераль дирекциясендә, Төркия Республикасы Президенты Администрациясе каршындагы дәүләт архивлары идарәсендә һәм Төркия архивларында булдылар.
Сәфәр барышында генеалогик мөрәҗәгатьләрне үтәү, архив документларын цифрлы форматка күчерү, реставрацияләү, консервацияләү, исәпкә алу һәм куллану буенча төрек коллегаларының эш тәҗрибәсе өйрәнелде.