Татарстан архивчылары Федерация Советында “Цифрлы архив” тәкъдим иттеләр

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Федерация Советында Татарстан Республикасы көннәре уза. Республика делегациясен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли.

Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Федерация Советының пленар утырышы кысаларында “Субъект сәгате» узачак, анда Татарстанның икътисадый, инвестицион һәм мәдәни потенциалы тәкъдим ителәчәк. «Субъект сәгате» спикерлары - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан архивчылары «Цифрлы архив» тәкъдим иттеләр: 3 яңа мәгълүмат системасын (йөзләрне тану, информацион эзләү системасы, бердәм архив-информацион сестема). Инновацион методикаларны Федерация Советында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова тәкъдим итте.

"Субъект сәгате» нәтиҗәләре буенча федераль һәм республика дәүләт хакимияте органнары тарафыннан мәҗбүри үтәлергә тиешле Федерация Советы карары кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International