2018 елның 7 нче декаберендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында:
- Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм муниципаль архивларның оешма-чыганакларының – Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, “Казан Кремьле” Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы дәүләт учреждениясе, АҖ "Вакууммаш", муниципаль район авыл җирлекләре Совет һәм Башкарма комитетлары һәм башка оешмаларның эш номенклатуралары, архив һәм эксперт комиссияләре кагыйдәләре, документларны хисапка алу исемлекләре каралды;
- татар шагыйре М. Җәлил автобиографиясен Татарстан Республикасы Архив фондының уникаль документлары Республика реестрына кертү турында тәкъдим каралды.