Татарстан Республикасы Дәүләт архивына Новосибирск өлкәсе Дәүләт архив хезмәте идарәсе хезмәткәрләре килде. Новосибирскидан килгән коллегаларны Татарстан архивчыларының электрон документлар әйләнеше системасын оештыру һәм эшләтү, документларга экспертиза үткәрү, фәнни-тикшеренү һәм методик эшне алып бару тәҗрибәсе кызыксындыра.