2018 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты ярдәме белән «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесендә «Бүләк итү көне» узды. Дәүләт архивына татарстанлыларның гаилә архивларында сакланучы документлар тапшырылды.
Әлеге чара күркәм бер гадәткә әверелде. Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, шәхси документлар республиканың Архив фонды составында мөһим урын алып тора, алар үткәнне һәм бүгенге көнне бәйләп торалар, мәңгелек фәнни, мәдәни һәм тарихи кыйммәткә ия. Дәүләт архивында күренекле язучылар һәм шагыйрьләр – Зәки Нури, Гадел Кутуй, Аяз Гыйләҗев, Атилла Расих, Диас Вәлиев, Гомәр Бәширов, Рашат Низами һәм башкаларның фондлары бар.
Бүген фондлар тагын тулыланды. Роза Шабаева ире - татар әдибе Марс Шабаевның шәхси документларын: Е. Евтушенконың шигырьләре тәрҗемәләрен, эш дәфтәрләрен, фоторәсемнәрен тапшырды.
Татарстан АССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең җәмәгате Нәкыя Гыйләҗева архивка иренең иҗат эшчәнлеге документларын тапшырган иде, ә бу юлы әсәрләренең кулъязмаларын: романнарын, повестьларын, хикәяләрен, пьесаларын бүләк итте.
Бөтенсоюз Ленин коммунист яшьләр берлеге Казан шәһәр комитетының беренче секретаре, КПССның Яр Чаллы шәһәр комитеты секретаре һәм КПССның Казан шәһәре Совет райкомы секретаре булып эшләгән Ирина Донская Дәүләт архивына архив фондларында сакланучы документлар буенча язылган «Казан шәһәре комсомол оешмасы тарихыннан» дигән китабын, шәхси документларын һәм фоторәсемнәрен тапшырды.
Моннан элек Дәүләт архивына Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры режиссеры, актеры, директоры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, коллекционер Фәрит Хәбибуллинның документлары бүләк ителгән иде инде. Фәрит Әхмәтҗан улының мәкаләләрен, хатларын, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлеген чагылдыручы документларны Гөлфия Хәбибуллина тапшырды. Тапшырылган документлар арасында Ерак Көнчыгыш фронтының «Тревога» газетасы һәм «Ватан намусы» («Ватан хөрмәтенә») фронт газетасы, Әлмәт татар дәүләт драма, Минзәлә дәүләт татар драма театры, Кече формадагы татар театры, Татар колхоз-совхоз театры, Татар эш театры, Татар республика күчмә театры документлары бар.
«Сез Татарстан Республикасы Архив фондын тулыландыруга зур өлеш керттегез», - диде кунакларга Комитет рәисе Гөлнара Габдрахманова. Аларга Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.