Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең утырышы узды

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

2018 елның 25 нче декаберендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында:

- Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм муниципаль архивларның оешма-чыганакларының – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе, Республика клиник хастаханәсе, АҖ «Татэнерго»,  Татарстан Республикасы муниципаль район авыл җирлекләре Совет һәм Башкарма комитетлары һәм башка оешмаларның эш номенклатуралары, архив һәм эксперт комиссияләре кагыйдәләре, Казан кинохроникасы студиясе кинодокументларын, ДТРК «Татарстан» фоно һәм видеодокументларын, И.Г. Камалның фотооткрыткалар коллекциясен, Россия Федерациясенең мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре, шагыйрә Н. Я. Харисованың шәхси документларын хисапка алу исемлекләре;

- Татарстан Республикасы муниципаль районнары башкарма комитетларының архив бүлекләрен комплектлау оешмалары-чыганаклары исемлегенә үзгәрешләр кертү турында белешмәләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International